Татарстан халкын «Тукай юлы»н үтәргә чакыралар

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бу атнада Татарстанда «Тукай Юлы» дигән шигъри фестиваль старт ала. Проектны Татарстан Республикасы велосипедчылар берлегенең инициатив төркеме оештыра.

15-29 август көннәрендә шигъри фестиваль кысаларында теләге булган һәркем татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле маршрутлар буенча җәяүле яки велосипед экскурсияләренә кушыла ала. Алар Татарстанның төньяк районнарындагы торак пунктлар буенча үткәрелә. Программада - музейларда булу, китапханәләрдә шигъри кичәләр, осталык дәресләрендә катнашу һәм башкалар.

Җыен 15 августта 10.00 сәгатьтә Г.Тукайның Әдәби музеенда узачак. Шигъри фестивальдә катнашучылардан һава торышына туры китереп киенүләре сорала. Барлык оештыру мәсьәләләре буенча оештыру комитеты рәисе Дамир Сафинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8917 871 13 68.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International