12, 13 гыйнвар көннәрендә 17.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театрының Кече сәхнәсендә У.Хубның "Нух пингвиннары" спектакле була.
Антарктида! Өч пингвин! Бөтен җирдә боз һәм кар. Бары тик ныклы дуслыклары гына аларны салкын бураннарда җылыта! Ләкин язмыш безнең пингвиннарыбызга авыр сынау җибәрә. Ак Күгәрченкәй аларга Нух көймәсенә ике билет алып килә! Ничек өч пингвинга Бөтендөнья су басуыннан котылып калырга? Бары ике билетлары була торып, алар өчесе дә Нух көймәсенә эләгә алырлармы?! Пингвиннарның ныклы дуслыгы мондый сынаулардан какшамасмы?..
Музыкаль әкият-тамаша гади нәрсәләр: дуслык, бер-береңә хөрмәт, намус һәм тугрылык һәм, иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләгә ышану хакында җиңел ысуллар белән сөйли!
Спектакльнең режиссеры - Илгиз Зәйниев, композитор - Руслан Әбүбәкер.
Театр студиясе Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты базасында, Казан театр училищесын тәмамлаучылар тарафыннан ачылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте