Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы Указы белән ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов Дуслык ордены белән бүләкләнде.
Талантлы җырчы, опера театры солисты, педагог, күренекле музыкант Айдар Фәйзрахмановны Татарстан Республикасында гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Ул җыр-музыка өлкәсендәге иң яхшы сәнгать үрнәкләрен пропагандалау өлкәсенә зур өлеш кертә, эстрада, шулай ук фольклор музыка әсәрләрен профессиональ башкару өлкәсенә дә тугры хезмәт итә. Айдар Фәйзрахманов гармунда, баянда һәм курайда оста уйный. Аның репертуарында татар халык җырлары һәм С.Садыйкова, Р.Яхин, Л.Батыр-Болгари, Р.Ахиярова, М.Шәмсетдинова кебек танылган композиторларның әсәрләре бар.
Айдар Фәйзрахмановның иҗади эшчәнлеге мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде: «Татарстан Республикасының атказанган артисты» (1989), «Татарстан Республикасының халык артисты» (1996), «Россия Федерациясенең атказанган артисты» (2009)
Казан дәүләт педагогика университетының (алга таба Казан федераль университетының) музыка факультетында эшләп, ул мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре плеядасын әзерләп чыгарды, хәзерге вакытта аның укучылары - Татарстанның танылган артистлары.
Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән фольклор музыка ансамбле республикабызның мәдәни тормышында зур роль уйный. 10 ел эчендә коллектив дистәләгән программа тәкъдим итте һәм йөзләгән концерт үткәрде.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле – ул Республиканың мәдәни «йөзек кашы» һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең генә түгел, бөтен Татарстан Республикасының горурлыгы булып тора.