Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында эшләнгән электрон белем бирү ресурсларыннан хәзер «Музыка» нәшрияты ярдәмендә ирекле файдаланып була. Нәшриятның www.musica.ru сайтында 2020 елның 15 апреленнән 1 августына кадәр «Сольфеджио» һәм «Музыкаль әдәбият» теория дисциплиналары буенча белем бирү слайдлары, интерактив биремнәр һәм тестлар ачык булачак.
Урнаштырылган материаллар балаларны өй шартларында да музыкаль белем бирүнең өзлексез процессына җәлеп итәргә, ә педагогларга, төрле коммуникация чараларын кулланып, уку процессын дистанцион режимда оештырырга мөмкинлек бирәчәк. Федераль дәүләт таләпләренә туры китереп, нәшрият методистлары тарафыннан электрон белем бирү ресурслары һәм e-musica мобиль кушымтасы нигезендә дәресләрнең тематик планы эшләнде.
«Сыйфатлы башлангыч һөнәри белем бирү «Мәдәният» илкүләм проектының иң мөһим өстенлекләреннән берсе булып санала. Бу -инфраструктураны модернизацияләү һәм балалар сәнгать мәктәпләрен кирәкле уен кораллары белән тәэмин итү генә түгел, ә методик ярдәм дә. Бүген бу процесска инновацияле һәм интерактив проектларны җәлеп итү, балалар һәм аларның педагоглары өчен белем бирү программаларын яңа онлайн-форматлар ярдәмендә һәркем файдалана алырлык итү бик мөһим", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.
Интерактив кулланмаларны барлык заманча компьютер техникасында кулланырга мөмкин. Урнаштыру өчен махсус программа белән тәэмин ителеш кирәкми.