Татарстанның музыка җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

2020 елның 13 марты, җомга

2020 елның 13 мартында РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор, пианист Ренат Әхмәт улы Еникеев вафат булды.

Р.Ә.Еникеев 1937 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә туа.

1956 елда композиция классы буенча Ю.Виноградовта укып Казан музыка училищесын, 1961 елда - композиция классы буенча А.Леман һәм фортепиано классы буенча Н.Рецкерда укып Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1956-1957 елларда Казан музыка училищесында теоретик фәннәр һәм композиция укыта, 1961-1963 елларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеген җитәкли, 1963-1973 елларда Татар дәүләт филармониясе солисты һәм концертмейстеры булып эшли, бер үк вакытта 1972-1974 елларда ТАССР Министрлар Советының телевидение һәм радиотапшырулар комитетында эшли. 1990 елдан алып Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге идарәсе рәисе урынбасары һәм консультанты вазыйфаларын башкара.

Р.Ә.Еникеевның беренче музыкаль әсәрләре укыган елларында ук таныла башлый. Казан дәүләт консерваториясендә ул диплом эшен фортепиано белән оркестр өчен Концерт башкарып яклый.

XX гасырның 70нче елларында Р.Ә.Еникеев камера-инструменталь һәм вокаль музыка жанрларында актив эшли. Аның әсәрләре татар вокаль сәнгатенең классикасына әверелә (С.Хәкимнең «Үрләреңә менгәч», М.Хөсәеннең «Ак дулкыннар», «Ләйсән», Р.Әхмәтҗановның «Синең эзләр», М.Җәлилнең «Бәхет» шигырьләре һәм башкалар). Р.Ә.Еникеев  Ф.Әхмәтов, З.Яруллин, Ә.Бакиров, А.Монасыйпов, Р.Белялов кебек композиторлар белән беррәттән 70-нче елларның күренекле иҗатчылары рәтенә керә.

ХХ гасырның соңгы дистәләрендә  Р.Ә.Еникеев үзе өчен яңа булган симфоник һәм вокаль-симфоник музыка өлкәсен үзләштерә. Алар – оркестр һәм  виолончель өчен Диптих, скрипка белән оркестр өчен Триптих, хор, оркестр, орган һәм Х.Туфан шигырьләрен укучы өчен «Муса Җәлил истәлегенә» поэмасы, Г.Тукай шигырьләренә язылган тавыш белән оркестр өчен «Дошманнар» монологы.

Р.Ә.Еникеев камера музыкасы остасы булып санала. Ул, пианист буларак, фортепиано музыкасы өлкәсендә (концерт, сонат, сонатин, пьесалар циклы) уңышлы эшли. Р.Ә.Еникеев заманча балалар педагогика репертуарына аеруча зур өлеш кертә. Фортепиано өчен «Сәйдәшстан» пьесалар циклын язып, композитор, чынлыкта, татар музыкасында яңа жанрга - авторлаштырылган транскрипциягә - нигез сала.

1983 елда Р.Ә.Еникеев ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты була. Р.Ә.Еникеевның эшчәнлеге шулай ук РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының халык артисты (2002) дигән мактаулы исемнәр белән дә билгеләп үтелә.

Р.Ә.Еникеев республиканың композиторлар җәмгатьчелеге арасында зур абруй казанды, Татарстанның музыка сәнгатенә намуслы хезмәт итү үрнәге булды.

Талантлы музыкант, күренекле татар композиторы Р.Ә.Еникеев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Р.Н.Миңнеханов, М.Ш.Шәймиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, А.В.Песошин, И.Р.Метшин, Р.Ф.Кәлимуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International