Бу атнада Казанга L'arte del arco VIII Халыкара фестиваленең беренче катнашучылары килә. La Primavera оркестры һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов сүзләренә караганда, фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эгидасы астында уза һәм үзенә рекордлы сандагы солистларны җыячак.
«Безгә сигез искиткеч музыкант килә. Аларның күбесен без берничә ел үзебездә күрергә теләдек, һәм, ниһаять, барысы да килеп чыгуына мин шат», - дип сөйләде Абязов.
Чакырылган солистлар арасында Grammy номинатлары, төрле дәрәҗәле премияләр лауреатлары, дөньяның алдынгы тавыш яздыручы лейбллары белән контрактлар төзүчеләр бар.
Фестиваль программасында – Разван Стойка (Румыния-Нидерланд), Шломо Минц (Израиль), Тим Клипхаус (Нидерланд), Йоханна Рериг (Германия), Кристин Раух (Германия), Борис Андрианов (Россия), Артем Чирков (Россия) һәм Сергей Поспелов (Россия) катнашындагы концертлар.
Чакырылган барлык солистлар яшь музыкантлар өчен бушлай мастер-класслар бирәчәкләр. Фестиваль концертлары Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада уза. Программада аларның һәркайсының музыкаль премьералары яңгыраячак.