25 февральдә Арча районының виртуаль залында Россия Яшьләр симфоник оркестры чыгышын турыдан-туры трансляцияләү була. Узган елдан башлап «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә биредә даими рәвештә төрле концерт һәм чыгышлар трансляцияләнә. Якын-тирәдә яшәүче халык пианист-виртуоз Борис Березовский, Е.Ф.Светланов исемендәге РФ Дәүләт академия симфоник оркестры һәм башка танылган коллективларының чыгышларын виртуаль карый алды инде. Чараларның бер өлеше язмада бара, шуңа да карамастан, тамашачылар мондый форматның үз өстенлекләре булуын билгеләп үтә. Профессиналь видеоязма артистларны залдагы тамашачы күрә алмаган ракурслардан күзәтергә мөмкинлек бирә.
Афишада балалар өчен чаралар да аз түгел. Әйтик, узган атнада Алабуга районының кечкенә тамашачыларына «Сказочные тени. Сказки Ганса-Христиана Андерсена» әкиятен күрсәттеләр, ә 27 февральдә Баулы балаларын Алан Милн әкияте буенча куелган «Винни-Пух и все-все-все» музыкаль-әдәби композициясен карарга чакыралар. Хәзер 9 майга тематик программа әзерләнә. Барлык трансляцияләр дә түләүсез нигездә уздырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында биш виртуаль концерт залы булдырылды: Арча, Спас, Мамадыш, Баулы һәм Алабуга районнарында. Алар 3 китапханә, 1 музей һәм 1 балалар сәнгать мәктәбе каршында ачылды. Виртуаль залларга килүчеләр концертларны дистанцион рәвештә дә карый. Картина зур светодиод экраннан күрсәтелә, ә тавыш югары технологияле җиһазлар аша килә.
Концерт заллары ачылганнан бирле 78 трансляция үткәрелде, аларның 25е - онлайн, 53е офлайн режимда булды. Киләчәккә планнар - Татарстан мәдәният учреждениеләре, аерым алганда, филармония һәм театрлар мәйданчыкларыннан оештырылган трансляцияләр ярдәмендә проектка милли контент өстәү.
Белешмә өчен: «Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».