Татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру максатларында 2020 елда бирелә торган Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының грантларын алуга гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Анда Татарстан Республикасының шәһәр җирлекләре территорияләрендә урнашкан мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр генә катнаша ала. 

Грантлар бирүнең максаты - хәзерге шартларда традицион мәдәниятне үзләштерүгә, саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән балалар, яшьләр  һәм гаилә иҗаты формаларын камилләштерү.

Акчалата ярдәм Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларыннан өлешләп финанслау шартларында күрсәтелә. Проект буенча гомуми смета 120 мең сум тәшкил итә, бүлеп бирелгән грант суммасы – 60 мең сум. 

Гаризалар 2020 елның 15 мартына кадәр түбәндәге Нигезләмәдә күрсәтелгән шартларда кабул ителә: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-soiskanie-grantov-ministerstva-kulturi.htm

Адрес: Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, 205 нче кабинет; Хәйруллина Гүзәл Рәшит кызы, (843) 264-75-04. Гаризаларны электрон рәвештә түбәндәге электрон почта адресына тапшыруыгызны сорыйбыз: irtimkrt@mail.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International