Экспозиция Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәскәүдәге Италия илчелеге, Мәскәүнең Италия мәдәният институты һәм Туриндагы Альбертина Нәфис сәнгать академиясе ярдәмендә оештырылган.
«Бүген без Италия рәссамы күргәзмәсен һәм аның дөньяны күзаллавын тәкъдир итәбез. Гьоттиның эшләрендә тирән фәлсәфи мәгънә бар, чөнки хәзерге вакытта без рухи кыйммәтләр кимегән дөньяда яшибез, әмма автор металлны да җанландырып булганын күрсәтә», - дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, күргәзмәне ачып.
Рәссам һәм скульптор Массимо Гьоттиның сәнгате классик, һәм шул ук дәрәҗәдә заманча да. Ул Сәнгать академиясен «Рәсем сәнгате» һәм «Архитектура» белгечлекләре буенча тәмамлаган һәм, мөгаен, шуңа күрә аның иҗатында рәсем һәм скульптура симбиозы күзәтелә.
Күргәзмә кураторы Энцо Форнаро сүзләренә караганда, рәссам сәнгатендә металл зур роль уйный, ул Гьоттиның 1970 нче еллардан башлап яраткан материалына әйләнгән. Ул вакытта оста кеше тәненең пластиклыгын тапшыра алучы бронза скульптуралар белән мавыккан була. Әмма Гьотти бу идеядән бик тиз читләшә. Материалның эчтәлеген аңларга тырышу, сынчыга чикләнгән, кырыс формалардан китәргә мөмкинлек бирә.
Казанда күргәзмә 2020 елның 29 мартына кадәр дәвам итәчәк.