Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында өйләнешү тантанасын үткәрү турында

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда 02.02.2020 көнне язылышу тантанасының законсыз үткәрелүе турында мәгълүмат таралу сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 3 июнендәге 431 номерлы Карары нигезендә өйләнешүчеләрнең теләге буенча язылышу үткәрергә мөмкин булган мәдәният учреждениеләре исемлеге расланды. Мондый карар 2010 елга һәм алга таба  2030 елга кадәр исәпләнгән Татарстан Республикасы Демография үсеше комплекслы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, гаилә-язылышу мөнәсәбәтләренең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләр арасында мәдәни мирас, Татарстан халыклары гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан кабул ителде.

Язылышу процедурасын үткәрү өчен ачык объектлар исемлегенә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее да керә. Әлеге музейда язылышу тантанасын теләгән һәр пар үткәрә ала. Моның өчен аларга гариза бирергә һәм тантана белән бәйле барлык чыгымнарны да  түләргә кирәк. Бу яшь парлар да күчмә теркәлүне үткәрү өчен каралган пошлинаны, никахны тантаналы шартларда теркәү хезмәтләрен түләделәр, шулай ук кунакларга галереяга керү билетларын сатып алдылар.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә таралган бу вакыйга яшь парларны Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеена тагын да күбрәк җәлеп итәр, дип өметләнәбез.  Һәм никахлашу тантанасын гадәти булмаган шартларда үткәрергә теләүче парларны Татарстан Республикасы музейларына чакырабыз.

Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International