Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында узган очрашуда хезмәттәшлекнең мөмкин булган форматлары турында фикер алыштылар: күргәзмәләр алмашу, фестивальләр үткәрү, халык һөнәрчелегенә ярдәм итү һ.б. Аерым алганда, 2020 елда «Ичеришехер» дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелүенә 20 ел тулуны билгеләп үтүләре ассызыкланды, шуңа күрә уртак юбилейларны уздыру уңышлы һәм күп еллык хезмәттәшлек башлануга нигез булыр иде, дип билгеләп үтелде. Очрашу ахырында директорлар А.З. Меликова һәм З.Р.Вәлиева тыюлыклар арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйды.
Шул ук көнне «Ичеришехер» музей үзәге директоры Әминә Меликова җитәкчелегендәге делегация Казан Кремлендә һәм аның музей экспозицияләрендә булды, республиканың әйдәп баручы музейлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән эшлекле очрашулар уздырды.