Казанда Семен Коноваловка мемориаль такта ачылды

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, Казанда Советлар Союзы Герое Семен Васильевич Коноваловка мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлек билгесе  данлыклы танкист сугыштан соң яшәгән Кирпичников урамындагы 15 нче йорт диварына куелды.

Тантанада ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Казан югары танк училищесы җитәкчесе Кирилл Кулаков, Казанның Совет районы башлыгы вазифаларын башкаручы Андрей Яковлев, Советлар Союзы Герое Семен Коноваловның кызы Ирина Бродская һәм башкалар катнашты.

«Бүген, иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Ватан Геройлары көнендә, без герой  Коновалов Семен Васильевичны искә алабыз. Геройларыбызны онытмау - дәүләт һәм җәмгыятьнең изге бурычы, бу үсеп килүче буын тыныч күк йөзе өчен кемгә рәхмәтле булырга  кирәклеген  белсен һәм хәтерләсен өчен мөһим», – дип ассызыклады ТР мәдәният министры урынбасары.

1942 елда танк командиры, лейтенант Семен Васильевич Коновалов экипажы Ростов өлкәсендә Нижнемитякин авылы янындагы сугышта 16 дошман танкын, пехоталы 8 машинаны һәм 2 бронемашинаны юк итә.

 «Юк ителгән танклар саны буенча тарихта калган танкчылар күп,  әмма Коноваловның батырлыгы кабатланмас – шундый кыска вакыт эчендә бер генә сугышчы да бу сандагы танкларны юк итә алмаган», - дип билгеләп үтте Казан югары танк команда училищесы җитәкчесе Кирилл Кулаков. Генерал-майор быел танк училищесының 100 еллыгы билгеләп үтелүен, һәм училищеның Геройлар Аллеясында Коноваловка бюст куелуын хәбәр итте. Сүз уңаеннан, Казандагы Совет районының бер урамы Советлар Союзы Герое исемен йөртә.

Семен Коноваловның кызы Ирина Бродская әлеге вакыйгага катнашы булган барлык кешеләргә дә рәхмәтен белдерде. «Яшермим, бу минем күптәнге хыялым иде. Бу эштә катнашучыларның барысы алдында да баш иям. Мемориаль тактаның ачылышы аның батырлыгының бөеклеген раслый дип саныйм. Безнең арада мондый кешеләрнең яшәгәнен һәрвакыт исебездә  тотарга тиешбез», – диде ул.

Семен Васильевич Коновалов

1921 елның 15 февралендә Ямбулат авылында туган (хәзер бу - ТР Югары Ослан районы), Совет танкисты, Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елның 13 июлендә Воронеж-Ворошиловград операциясе вакытында, КВ-1 танк экипажы белән идарә итеп, дошманның 16 танкын һәм артиллерия корылмасын юк итә. 1989 елның 4 апрелендә Казанда 68 яшендә вафат була.

С.В.Коноваловка 1943 елның 31 мартында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International