Бүген Казанда театраль династияләр вәкилләре җыелды. Иҗади очрашуны Россиядә Театр елы кысаларында Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды. Чарада республиканың 12 театрыннан, шул исәптән Чүпрәле, Апас һәм Мамадыш районнары халык театрлары династияләре катнашты. Барлыгы - 70тән артык кеше.
Мөхтәрәм кунакларны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Республикасы Профсозлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Альбина Сабитова котлады.
«Мондый чара Россиядә Театр елында беренче тапкыр үткәрелә һәм ул символик мәгънәгә ия. Бу очрашуга тагын да зур дәрәҗә һәм әһәмият өсти. Театр сәнгатенең нигезендә профессиональ династияләр тора. Иҗади династияләрдә буыннан–буынга күчкән традицияләр һәм тәҗрибә уртаклашу илебезнең театр мәдәниятен үстерүгә һәм гореф - гадәтләрнең тотрыклылыгын сакларга ярдәм итәр дип ышанабыз», - дип ассызыклады үз чыгышында ТР мәдәният министры урынбасары.
Мәхмүтовлар, Бикчәнтәевлар, Хәйруллиннар, Калагановлар, Карпеевлар - бу фамилияләр татарстанлыларның күпчелегенә таныш. Һәр династиянең үзенчәлекле тарихы бар, бүген очрашуда катнашучылар алар турында сөйләде.
Тантаналы очрашуда һәр иҗат династиясе вәкилләренә «Театраль династия» медале тапшырылды.