2019 елның 21 ноябрендә 9.30 сәгатьтә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында VI Казан сәнгать белеме укулары ачыла. Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең темасы: «Сынлы сәнгатьтә реализм проблемалары». Фәнни форумда катнашучылар арасында - галимнәр, укытучылар, музей һәм архив хезмәткәрләре. Абакан, Алмата, Белгород, Брянск, Владивосток, Казан, Киев, Кишинев, Краснодар, Мәскәү, Нальчик, Пермь, Самара белгечләре Харис Якуповның иҗаты һәм аның татар һәм ил сәнгатенең реалистик традицияләрен үстерүгә керткән өлеше, сәнгатьнең рухи-әхлакый аспектлары һәм образ-стиль эзләү юллары, илебезнең күпмилләтле мәдәниятен үстерүдә сәнгать белеменең роле, сынлы сәнгать төрләре һәм жанрларында интерпретация, сәнгати фикерләү алымнары һ. б. проблемалар буенча үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итәчәкләр.
Чараның хөрмәтле кунагы Фәрит Харисов булачак - күренекле татар рәссамының улы.
Фәнни-гамәли конференция программасы: https://izo-museum.ru/hazine/vyistavki-i-sobyitiya/vserossiyskaya-nauchno-prakticheskaya-konferentsiya-s-mejdunarodnyim-uchastiem
2019 елның 21 ноябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясында (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3 нче подъезд) Харис Якуповның эшләре куелган күргәзмә ачыла. Экспозициягә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм шәхси коллекцияләр тупланмаларыннан әсәрләр кергән.
Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын тәмамлый (1940). Мәскәүдәге Б.В.Иогансонның «Всекохудожник» Үзәк студиясендә шөгыльләнә. 1940 елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итәргә чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша. Харис Якуповның фронт юлы Сталинград, Курск дугасы, Львов, Польша, Германия, Чехословакия аша уза.
Харис Габдрахман улы Якупов Ленин, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, «Мактау билгесе», 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Харис Габдрахман улы Якупов - Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСР һәм СССРның халык рәссамы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең Алтын медаль иясе.
Харис Якупов күргәзмәсен «Рәссам Харис Якупов остаханәсе» экспозициясе дәвам итә, анда Шамил Шәйдуллин, Фиринат Халиков, Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев һәм академик остаханәләрдә белем алган башка рәссамнарның әсәрләре урын алган.