Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының Спас ярминкәсе проекты «Халык традицияләрен һәм кәсепләрен популярлаштыру буенча иң яхшы туристлык вакыйгасы» номинациясендә гран-прига лаек булды.
Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясы Россиянең туристлык вакыйгасын уздыру өчен иң яхшы музей-күргәзмә комплексы дип танылды. «Туристлык вакыйгасының иң яхшы интерактив программасы» номинациясендә 1 урын «Бал-май» Гастрономия фестиваленә (Болгар) бирелде.
«100 000нән артык халкы булган шәһәрләр арасында мәдәният өлкәсендә иң яхшы туристлык вакыйгасы» номинациясендә икенче урынга «Казан фанфаралары» халыкара тынлы оркестрлар фестивале (оештыручысы - «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы), ә «Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристлык вакыйгасы» номинациясендә - Питрәчтәге «Хәрби уеннар» фестивале лаек булды.
Туристик вакыйганың иң яхшы идеясе өчен өченче урынны Урта Кирмән авылыннан «Кирмән Җыены» фестивале алды. Моннан тыш, авыл һәм агротуризмның иң яхшы вакыйгасы өчен Питрәчтә узган «Скорлупино» IV Бөтенроссия фестивале өченче дәрәҗәдәге диплом белән билгеләп үтелде.
Russian Event Awards 2019 премиясе нәтиҗәләре кичә Самарада игълан ителде, анда дәрәҗәле конкурсның финалы узды.
Сигезенче премия финалында Россиянең 51 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия һәм Латвиядән 217 проект катнашты. Мактаулы бүләк өчен илнең 72 төбәгеннән 683 проект көрәште. Премиягә нигез салучы Геннадий Шаталов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда тәкъдим ителгән проектларның конкурентлык дәрәҗәсе һәм масштабы сизелерлек артты. Премия бурычларының берсе - «вакыйгалар туризмы» юнәлешен популярлаштыру, аның инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлеген яхшырту.