2019 елның 10 октябрендә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Милли сәнгать галереясендә (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3 нче подъезд) Россия һәм Башкортостанның атказанган рәссамы Ринат Зөфәр улы Харисовның шәхси күргәзмәсе ачыла.
10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк экспозициягә авторның төрле чорларда иҗат иткән әсәрләре, үз тупланмасында , ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Фонд коллекцияләрендә сакланучы эшләре урын алган.
Ринат Харисов 1953 елда Башкортостан территориясендәге Бураев районының Ленин Бүләк авылында туа. 1972 елда Уфа педагогика училищесын, 1978 елда Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать бүлеген тәмамлый. 1982 елда, «Чигүле кулъяулык» картинасын язып, шушы юнәлештәге башка осталар белән беррәттән, татар һәм башкортларның халык сәнгате традицияләренә нигезләнгән «этник» авангардка нигез сала.
Халыкчанлык - Ринат Харисның иҗади табигатенә хас сыйфат. Рәссам балачактан ук татар авылының тормыш рәвешен, җырлары, мәкальләре, әйтемнәрен үзенә сеңдергән. Әби-бабайлардан мирас итеп алган халыкчанлыкка мәхәббәтен ул еллар аша саклап килә. Үз эшләрендә ул иске сандыкта сакланучы чигүле сөлгеләр, итекләр, сырган юрганнар, тәрәзә төпләрендәге чәчәкләр, кыз җилкәсендәге төсле көянтәләр, авыл йортларының бизәлешләре, бу матурлыкны саклаучы кешеләр белән соклана.
Сирәк очрый торган иҗади фикер, композиция һәм төсләр бердәмлеге– авторның үз-үзе өстендә озак еллар эшләве нәтиҗәсе. Рәссам фәлсәфәче дә, тарихчы да, шагыйрь дә: халыкның бәхет турындагы күзаллавын синтетик яктан модельләштерә.
Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова, сәнгать белеме докторы
Белешмә: РИНАТ ХАРИСОВ - Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Башкортостан Республикасының атказанган рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы (1989 елдан), "Чыңгызхан" иҗат төркеме әгъзасы (1990 елдан бирле).