2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителде

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 2-нче утырышы кысаларында, Дәүләт  Советына  еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләре, югары уку йортлары вәкилләре, иҗади   интеллигенция, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Татарстан Президенты сүзләренчә, ТАССРның  100 еллык  юбилеен бәйрәм итү республика төзелә башлаган елларга,  аның дан-шөһрәтле тарихына һәм хәзерге дәүләтчелегебезгә игътибарыбызны тагын да арттыра. Нәкъ менә шуңа да 2020 ел Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү елы дип игълан ителгән.

“Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга бу датаны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтү турындагы Указы өчен рәхмәтлебез.  Якын арада юбилей чаралары программасы ачылачак.   Анда халыкара, федераль дәрәҗәдәге социаль-мәдәни, фәнни проектлар һәм форумнар, тарихи һәм рухи мирасыбызны саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздыру каралган. Бу эштә муниципаль берәмлекләребез, предприятиеләр һәм оешмаларыбыз, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары, шулай ук Татарстанның иҗат көчләре катнашачак, - дип билгеләп үтте Президент. - Мәдәният әһелләребездән гүзәл сәнгать әсәрләре көтеп калабыз! Өстәвенә, тиздән композитор Җәүдәт Фәйзинең, күренекле татар язучысы һәм драматургы Нәкый Исәнбәтнең, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Бу түгәрәк даталар бөек ватандашлар иҗаты аша күпмилләтле халкыбызның бай иҗади һәм рухи тормышын ачу мөмкинлеге бирә”.

Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлеккә аерым тукталып үтте.

“Илдә Хәтер һәм дан елы дип игълан ителгән киләсе елда кадерле ветераннарыбызга, шулай ук сугыш һәм хезмәт геройларының истәлеген мәңгеләштерүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Төзелгән мемориаллар, нәшер ителгән китаплар, бәйрәмнәр яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүнең үтемле чарасы булсын. Зурлап искә алуыбыз, хәтердә саклавыбыз – ата-бабаларыбыз каһарманлыгына, рухына иң яхшы һәйкәл”, - диде ул.

Өстенлекле юнәлешләрдән Президент милләтара һәм динара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итүне атады. Аның фикеренчә,  Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясенә гомумфедераль карарларны исәпкә алып кертелгән үзгәрешләр халыкларның милли-мәдәни һәм тел күптөрлелеген саклап калуга, аларның рухи бербөтенлеген ныгытуга юнәлтелгән. Федераль үзәк белән бергәләп, халыкларның туган телләрен һәм Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклап калу һәм аларга ярдәм күрсәтү  өчен уңай шартлар тудыру бурычы һаман да әһәмиятен югалтмый.  

“Халык өчен изге урыннарны торгызу буенча зур эшләр башкарыла. Борынгы Болгарның һәм Свияжск утрау-шәһәрчегенең тарихи ядкарьләрен торгызуга һәм заманча тирәлек булдыруга гына түгел, иң мөһиме, болардагы рухи, дини тормышны яңадан тергезүгә ирешелде, - дип чыгышын дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. -  Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фондына, бу проектларның барлык иганәчеләренә тагын бер кат олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм.

Казан Мәрьям Ана иконасы табылганга 440 ел тулган елда Казан  соборын яңадан торгызу тәмамланды. Хәзерге вакытта аның диварларына бизәк төшерү эшләре  бара. Тиздән бу гыйбадәтханә бөтен дөньядан дин тотучыларны үзенә җәлеп итә торган изге урынга, республикабыз башкаласының мәдәни җәүһәрләренең берсенә әверелер дип ышанам.

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган тантаналы чараларны әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга татар халкы үсешендә, исламның Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында бик зур роль уйнады”, - дип билгеләп үтте Республика җитәкчесе.

“Хакимият органнары эшчәнлегендә  кеше капиталын үстерү, халыкның тормышын яхшырту кебек бурычларга өстенлек бирелә. Стратегия-2030 һәм республиканың барлык программалары (узган елдан алар ил Президенты йөкләмәсе нигезендә булдырылган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру чаралары  белән ныгытылды) шуңа юнәлтелгән. Биш ел элек бездә 27 программа гамәлдә булса, хәзер аларның саны 40ка җитте. Бу программаларны тормышка ашыруга республика бюджетыннан быел 40 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде”, - дип ассызыклады Президент.

“Татарстан Республикасының шанлы тарихы бар. Без үткәнебез белән горурланабыз, алдыбызга олы максатлар куябыз. Зур бурычларны бары тик нәтиҗәле, ныклап уйланылган карарлар нигезендә генә башкарып чыгарга мөмкин. Авырлыклардан курыкмыйча, бары алга барырга кирәк!”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм чыгышын Габдулла Тукайның шигъри сүзләре белән тәмамлады.  

«Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International