Күргәзмә-конкурс Россиядә Театр елы кысаларында уза.
Быел конкурс программасында дөньяның 15 иленнән: Беларусь, Германия, Греция, Израиль, Италия, Латвия, Мексика, Нидерланд, Польша, Сирия, Төркия, Украина, Черногория, Швеция, Япониядән 120дән артык рәссам катнашты. Россия төбәкләреннән һәм милли республикаларыннан иҗатчылар да үз эшләрен тәкъдим итте, һәм, әлбәттә, Татарстаннан – Казан, Чаллы, Яшел Үзәннән рәссамнар бар иде.
Оештыручылар Россиядәге Театр елы уңаеннан V Казан биенналесын «Театр уены» девизы астында үткәрергә карар кылган.
Ачылыш тантанасына бүген чит ил һәм Россия рәссамнары, шулай ук күргәзмәне әзерләүдә катнашкан сәнгать белгечләре һәм галеристлар килде. Кунакларны Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов сәламләде.
«Ике елга бер тапкыр без графика сәнгате күргәзмәсен үткәрәбез. Өстәвенә, бу халыкара биеннале. Безгә рәссамнарның театр темасына мөнәсәбәте кызыклы булды. Бу сәнгатькә өр - яңа караш», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева. Аның сүзләренә караганда, бу чарада катнашкан Татарстан рәссамнарының саны елдан-ел арта.
«Безгә бу бик кызыклы. Хәтта рәссамнар да басма графика белән шөгыльләнә башлады, чөнки анда инструментлар күп. Әлеге проектны Татарстан Мәдәният министрлыгы тулысынча хуплады. Аның ярдәмендә без халыкара дәрәҗәдәге иң яхшы 100 эшне үз фондларыбызга кабул итә алабыз», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать музее директоры. Ачылу тантанасында танылган офортист Александр Суворов (Россия, Мәскәү) рәислегендәге халыкара жюри тарафыннан сайлап алынган җиңүчеләр һәм лауреатлар игълан ителде.
Беренче премияне Казан рәссамы Вера Карасева яулады. Икенче урын Санкт-Петербург рәссамы Алексей Парыгинга бирелде. Өченче урынны Польша рәссамы Магдалена Касперска яулады. «Перспектива» яшьләр премиясе дә тапшырылды. Аңа Яшел Үзән рәссамы Регина Маврина һәм Екатерина Ренкова – Семина лаек булды. «Всадник»ның гомуми приз фонды 100 мең сум тәшкил иткән.
Театр елына багышланган махсус программа белән Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры чыгыш ясады.
Басма графика буенча Казан халыкара биеннале – күргәзмә-бәйге, ул һәр 2 ел саен үткәрелә. 1920 елларда башкалабызны Россиянең гравюра һәм графика сәнгатен үстерү үзәкләренең берсенә әйләндергән Казан графика коллективы хөрмәтенә ул 2015 елда «Всадник» исемен ала.