29 июньдә Татарстан Республикасы Мамадыш районының Пойкино авылында удмурт мәдәниятенең «Гырон-Быдтон — 2019» Республика бәйрәме узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
«Гырон-Быдтон» барлык кыр эшләре тәмамланган вакытта үткәрелә һәм уңышны җыеп алганчыга кадәр игенчегә азрак сулыш алырга мөмкин дип кисәтә. Бәйрәм кунакларын учакта пешкән ботка һәм кумыш - удмурт сырасы белән сыйлыйлар.
«Гырон-Быдтон» 1998 елдан башлап ел саен үткәрелә. Бу шимбәдә, 29 июньдә, кунакларны уеннар, конкурслар һәм фольклор ансамбльләрнең чыгышлары кергән кызыклы программа көтә, чыгыш ясаучылар Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Удмуртия Республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән киләчәк. Бер үк вакытта берничә концерт һәм уен мәйданчыгы, шул исәптән балалар һәм яшьләр мәйданчыклары эшләячәк. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәләре, фотозоналар, халык уеннары һәм күңел ачулар оештырылачак, сувенирлар сату, гармунчылар һәм такмакчылар конкурслары булыр дип көтелә. Барлык теләүчеләр дә чыбыктан үрү, чүлмәк ясау буенча мастер-классларда катнаша, милли ризык әзерләү серләрен белә алачак.
Чарада катнашучылар удмурт халкының телен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәни мирасын өйрәнү буенча көч сынашачак.
Бәйрәмдә «Айкай» Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, «Шулдыр Жыт» эстрада ансамбле солистлары чыгышы көтелә.
21.00 сәгатьтә яшьләр дискотекасы башланачак.
«ГЫРОН БЫДТОН - 2019» БӘЙРӘМЕ ПРОГРАММАСЫ
14.30-14.45 хөрмәтле кунакларны каршы алу
14.45-15.00 традицион йолалар.
14.00-19.00 концерт, уен, күргәзмә программалары:
14.00-19.00 этнографик мәйданчык эше:
Удмурт ишегаллары;
балалар һәм өлкәннәрнең халык уеннары;
«Балыкчы-аучы йорты»
15.00-16.00 Бәйрәмне тантаналы ачу:
16.00-19.00 «Айкай» удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры, ТРның һәм РФнең удмурт халык иҗат коллективлары чыгышы.
19.00-21.00 «Шулдыр Жыт» эстрада ансамбле чыгышы. «Чеберина һәм Батыр 2019» республика конкурсларына йомгак ясау.
21.00 Яшьләр дискотекасы.