Татарстан Президенты һәм Новосибирск өлкәсе губернаторы Федераль Сабантуйда катнашты

2019 елның 9 июне, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников һәм РФ Президентының Себер федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло мәртәбәле  кунаклар сыйфатында  «Федераль Сабантуй – 2019» татар милли бәйрәмендә катнашты.

Татарстан Республикасы делегациясе составында шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев; Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова; Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин; «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов бар иде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Түбән Кама муниципаль районы быел  Татарстан Республикасы исеменнән Новосибирск шәһәрендәге Федераль Сабантуйны оештыручыларның берсе булды.

Бәйрәм мәйданы Новосибирск үзәгендәге Обь елгасының төзекләндерелгән яр буенда урнашкан иде. Бәйрәм кунаклары һәм катнашучыларга Сабантуй тарихы һәм йолаларына багышланган театральләштерелгән пролог тәкъдим ителде.

Музыкаль прологтан соң Сергей Меняйло, Андрей Травников һәм Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе татар җәмәгатьчелегенең актив әгъзаларына рәхмәт белдерде һәм аларга республика дәүләт бүләкләре тапшырды. Алга таба кунаклар  күңел ачу һәм ярышлар мәйданнарын карады, милли ризыклардан авыз итте. 

«Новосибирск өлкәсе бәйрәм үткәрү урыны итеп очраклы сайланмады,  безнең өчен бу зур дәрәҗә. Төбәктә 24 меңнән артык татар яши. Бу җирдә себер татарларының этник төркемнәре формалашкан», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, өлкә җитәкчелеге төбәктә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә зур хөрмәт белән карый, дип өстәде. Ул шулай ук Новосибирски өлкәсендә уза торган Федераль Сабантуйның инде 19нчы ел булуын сөйләде. Моңа кадәр сабантуйны Чабаксар, Әстерхан, Түбән Новгород, Красноярск, Томск, Төмән, Владивосток, Екатеринбург һәм башкалар кабул иткән иде. Быел Сабантуй бәйрәме Татарстан Республикасы ярдәме белән Россиянең 56 төбәгендә һәм 30 чит илдә уздырыла.

Чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов чараны матур итеп оештырган өчен Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травниковка һәм бәйрәмдә барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Шулай ук ул берничә ел дәвамында Федераль Сабантуйны төп оештыручылар булып торган Түбән Кама халкы һәм район  башлыгы Айдар Метшинга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Новосибирск өлкәсендә 24 меңнән артык татар яши. Бу төбәктә Себер татарлары  Ассоциациясе, Новосибирск өлкәсенең Төбәк Татар Милли-Мәдәни Автономиясе, «Ак калфак» хатын-кызлар клубы кебек күпсанлы татар иҗтимагый оешмалары эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International