Төп тантаналар, гадәттәгечә, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы А. С. Пушкин һәйкәле янында узачак.
10.30 сәгатьтә биредә шигърият бәйрәме башлана, анда республикабызның танылган шагыйрьләре һәм язучылары чыгыш ясаячак. 12.30 сәгатьтә А. С. Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу була. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнашыр дип планлаштырыла. Тантана М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында дәвам итәчәк, анда 13.00 сәгатьтә Татарстан сәнгать осталары катнашында концерт башланачак.
Халыкара Рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган концертка аккредитация Albina.Shakirova@tatar.ru электрон почтасы аша үткәрелә.
Хатта ММЧ, журналистның исемен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен: 264-73-98 (Альбина Шакирова)
Рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар программасы
2019 ел, 6 июнь
10.30 М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы А. С. Пушкин һәйкәле янында Шигърият бәйрәме
12.30 А. С. Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы
13.00 Рус теле көненә һәм А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган тантаналы концерт.