Казанда төрки халыкларның XIV Халыкара «Нәүрүз» театр фестивале ачылды

2019 елның 2 июне, якшәмбе

Фестивальне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.  

Казан һәм Татарстан - төрки халыкларның очрашу үзәге, дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары «Нәүрүз» театр фестивален рәсми ачу тантанасында. Фестиваль Казанда 8 июньгә кадәр узачак.

«Кунакчыл Татарстан һәм меңьеллык Казан инде 14 нче ел рәттән төрки халыкларның очрашу үзәгенә әйләнә», - диде Дамир Натфуллин. «Фестивальдә катнашучыларга чын күңелдән тынычлык, игелек һәм бетмәс - төкәнмәс иҗади илһам, ә тамашачыларга - төрки халыкларның үзенчәлекле театр иҗаты белән онытылмаслык очрашулар телим», — дип ул, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.

Камал театры каршындагы сәхнәдә Роберт Юлдашевның “Курайсы” төркеме, ТРның атказанган артисты Филүс Каһиров, «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, ТРның атказанган артисты Наил Сәгъдиев җитәкчелегендәге баянчылар төркеме, шулай ук Тыва милли оркестры чыгыш ясады.

Төрки халыкларның XIV Халыкара «Нәүрүз»  театр фестиваленә төрле илләрдән 29 театр килде. Иҗади марафон 1000нән артык катнашучыны берләштерде.

Исегезгә төшерәбез, быел фестиваль Башкортстанның театр сәнгате эгидасы астында уза. Анда Башкортстанның 6 театры: М. Гафури исемендәге академия драма театры, Салават башкорт театры, Башкорт дәүләт курчак театры, Уфаның «Нур» татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе һәм М. Кәрим исемендәге милли яшьләр театры катнаша.

Фестивальнең хэдлайнеры буларак Румыниянең Nottara театрының (Бухарест шәһәре) «Мольер» спектакле күрсәтелә. Авторлар – Ж. Б. Мольер һәм М. А. Булгаков, режиссер - Р. Феодори (Красноярск шәһәре). Спектакль 7 июньдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

«Нәүрүз» тарихында беренче тапкыр шоукейс узачак - фестиваль спектакльләрен карау өчен Румыния, Грузия, Төркия, Польша, Германия, Венгрия һәм Норвегиядән продюсерлар чакырылган.

XIV «Нәүрүз» фестиваленең  спектакльләре Казанның 7 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм Кече залы, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече залы, Тинчурин театры, Кариев һәм яшь тамашачылар театры. Спектакльләр шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да күрсәтелә. Билетларны  кассаларда, театр сайтларында, шулай ук билет операторларыннан алырга мөмкин.

***

Фестивальне гамәлгә куючы - Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Оештыручы - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры.

***

«Нәүрүз» нең төп максаты - театрара элемтәләрне ныгыту һәм Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең төрки һәм башка халыкларының театр мәдәниятен үзара баету. Фестиваль беренче тапкыр 1989 елда Алма-Атада СССР Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча үткәрелә. СССР таркалганнан соң, ел саен үткәрелә торган фестиваль 5 ел дәвамында уздырылмый. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы белән торгызыла. Шуннан соң  фестиваль республика башкаласы Казанда дүрт елга бер тапкыр үткәрелә башлый, халыкара статуска ия була. 2009 елдан Фестиваль ике елга бер тапкыр уза башлый. 2010 елдан фестиваль эгидасы астында "Нәүрүз" Халыкара театр-белем бирү форумы үтә. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белеме һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча семинарлар һәм мастер-класслар үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International