Һөнәри бәйрәмегез булган Халыкара музейлар көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез.
Тарихыбыз һәм бүгенге көн турында белергә, сәнгать дөньясына якынрак булырга мөмкинлек бирә торган урыннар булуы бик мөһим, бигрәк тә бу өлкәдә үз эшенең осталары хезмәт куюы әһәмиятле. Хәтта һөнәри бәйрәмегезне дә Сез күп кенә татарстанлыларның күңелләренә хуш килеп өлгергән «Музей төне» акциясе белән билгеләп үтәсез, кызыклы программаларыгыз белән шатландырасыз.
Безнең республика уникаль булган тарихи һәм мәдәни музейлары белән горурлана ала: дәүләт, муниципаль, шәхси музейлар бар, тема төрлелеге бихисап. Алар барысы да кешелекнең бай мирасы һәм социаль хәтере сагында торалар, җитди фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбия эшләре алып баралар. Үзенең төп миссиясенә тугры калып, бүгенге көндә музейлар кызыклы һәм ихтыяҗ зур булган проектларны тормышка ашырып, яңа технологияләр үзләштереп, заманча чынбарлык таләпләренә туры китереп үсеш ала. Узган ел казанлылар һәм башкала кунаклары өчен яңартылган заманча сәнгать галереясе һәм Габдулла Тукайның әдәби музее эшли башлады. Тиздән мемориаль фатир базасында Татар китабы йорты ачылачак, Салих Сәйдәшев музеенда һәм Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында да реконструкция алып барыла, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган музей-мемориалда яңа экспозиция ачылачак. Федераль музейлар белән оештырылган уртак күргәзмә проектлары саны да арта. Башкарылган эшләр кешеләр йөрәгендә кайтаваз таба, бу турыда музейларга килүчеләр саны артуы сөйли: 2018 елда Татарстан Республикасы музейларында алты миллион ярымнан артык кеше булып киткән.
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезгә һөнәрегезгә тугры булуыгыз, югары профессиональлек күрсәтүегез, бүгенге көн, тарих, киләчәк алдында зур җаваплылык белән эшләвегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу истәлекле көндә Сезгә сәламәтлек, чиксез энергия, яңа иҗади проектлар һәм иминлек телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова