Бу ял көннәрендә Буада «Буа: диалог киңлеге» III Халыкара милли театрлар фестивале ачылды. 10 көн дәвам итәчәк иҗади марафон үзенә 27 коллективны (Иран, Эстония, Төркия, Сербия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Саха (Якутия) Республикасы, Калмыкия Республикасы, Чуаш Республикасы, Мордва Республикасы, Башкортостан Республикасы, Татарстан Республикасы, Оренбург өлкәсе, шулай ук Мәскәү һәм Санк-Петербургтан) бергә җыйды.
Фестиваль тәнкыйтьчеләре коллегиясе театр сәнгате өлкәсендәге танылган белгечләр, Россиянең «Алтын битлек» милли театраль премиясе экспертлары: Александр Вислов (Мәскәү), Татьяна Джурова (Санкт-Петербург), Нияз Игъламов (Казан), Владислава Куприна (Мәскәү), Олег Лоевский (Екатеринбург), Айсылу Сәгыйтова (Уфа) тарафыннан тәкъдим ителгән. Мәртәбәле кунаклар сыйфатында Әзербайҗан, Эстония, Сербия, Иран театрлары, шулай ук РФнең атказанган артисты, А. И. Райкин исемендәге Эстрада театры сәнгать җитәкчесе Юрий Николаевич Гальцев чакырылган.
Спектакльләр Буа дәүләт драма театры, Буа районы мәдәният йорты, Буа мәдәни үсеш үзәге, шулай ук күрше Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары мәдәният йортларында узачак.
«Буа: диалог киңлеге» III Халыкара милли театр фестивале рәсми рәвештә Буа үзәк паркында ачылды. Бәйрәм театр коллективлары парады белән башланып китте, соңыннан кунакларны татар эстрадасы артистлары чыгышы сөендерде. Шул ук көнне фестиваль кысаларында «Казахстан көне» үтте, тамашачылар хөкеменә Казахстан Республикасыннан танылган театр коллективлары: Т. Ахтанов исемендәге Актүбә өлкә драма театры, К. С. Станиславский исемендәге Караганда дәүләт Халыклар Дуслыгы ордены рус драма театры, Акмолин өлкә рус драма театры үз спектакльләрен тәкъдим итте. Кичә матур салют белән тәмамланды.