2018 елның 6 – 9 декабрендә Чаллы шәһәрендә "Без бергә булганда!" проекты кысаларында Халыкара конкурс-фестиваль узачак

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

КОНКУРС-ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ТӨП МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ

катнашучылар ирешкән нәтиҗәләргә квалификацияле экспертиза үткәрүне тәэмин итү

катнашучылар һәм җитәкчеләр үз өлкәләрендәге иң заманча мөмкинлекләрдән файдалана ала торган мохит формалаштыру

педагогларның квалификациясен күтәрү өчен шартлар тудыру

катнашучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү өчен белем бирү чараларын оештыру

яшь талантларның  иҗатын популярлаштыру

милли мәдәниятләрне  саклау һәм үстерү

коллективлар һәм җитәкчеләр арасында иҗади элемтәләр урнаштыру

яшь буын потенциалын формалаштыру

РФ төбәкләре, якын һәм ерак чит илләр балаларының һәм яшьләренең толерант конфессияара һәм этник мөнәсәбәтләрен ныгыту

КОНКУРС- ФЕСТИВАЛЬНЕ ОЕШТЫРУЧЫЛАР

“Талантлар планетасы” балалар иҗатына ярдәм итү һәм үстерү фонды.

ЖЮРИ

Жюриның төп составы: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Новосибирск академиклары, югары уку йортлары профессорлары, мәдәният өлкәсендә атказанган хезмәткәрләр һәм экспертлар.

КОНКУРС – ФЕСТИВАЛЬДӘ КАТНАШУЧЫЛАР

Конкурска концерт оешмаларында, театрларда, радио, телевидение, кино өлкәләрендә эшләүче коллективлар, музыка һәм театраль югары уку йортлары студентлары, башлангыч, урта һәм урта махсус уку йортлары укучылары, шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнашучылардан гаризалар кабул ителә.  Алар вокал, хор җырлары, инструменталь музыка, хореография, мода театры, оригиналь һәм театраль жанр, нәфис сүз номинацияләрендә үз мөмкинлекләрен күрсәтә ала.

ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ ВАКЫТЫ:

Гаризалар кабул итү 2018 елның 1 августыннан башлана һәм конкурс-фестиваль башланырга җиде көн кала тәмамлана!

Оештыру комитеты бәйгене оештыру буенча барлык чыгымнарны үз өстенә ала.

ОЕШТЫРУЧЫЛАРНЫҢ КОНТАКТЛАРЫ:

8-800-100-07-09 – Россиянең барлык төбәкләреннән шалтыратулар өчен түләүсез телефон линиясе

Мәскәү вакыты белән 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр.

Чит илләрдән шалтырату өчен +7-962-569-88-09.

Гомуми мәсьәләләр буенча е-mail: ptsvet@mail.ru

Өстәмә мәгълүмат www.planetatalantov.ru сайтында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International