4 декабрьдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XI Халыкара сәнгать фестивале ачылды. Фестивальне «Мәскәү виртуозлары» Дәүләт камера оркестры ачты (дирижер – А.Соловьев). “Ел фасыллары” программасында П. Чайковский, А. Вивальди, А.Пьяцолла әсәрләре яңгырады.