Идел буе һәм Урал буе композиторларының XXIX музыка фестивалендә Татарстан ритмнары яңгырады

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

2018 елның ноябрендә Ижевск шәһәрендә чираттагы форум узды. Бу -гаҗәеп тарихлы фестиваль хәрәкәте, анда Идел буе һәм Урал буе композиторлары музыкасы яңгырый.

Инде дистә еллар дәвамында оештырылып килә торган  иң өлкән  фестивальләрнең берсе быел Удмуртия башкаласында узды, анда Россиянең барлык Идел буе республикалары вәкилләре дә чакырылган иде. Кунаклар арасында түбәндәгеләр  булды:

Колшетов Валерий Дмитриевич – Марий Эл Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, РФ һәм Марий Эл Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;

Казаков Николай Нилович - Чувашия Республикасы Композиторлар берлеге рәисе, Чувашия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуваш филармониясе директоры;

Корепанов Александр Германович - Удмуртия Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, гимн авторы;

Толкач Юрий Львович - Удмуртия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор;

Кузнецова Вероника Георгиевна – Мари Эл Республикасы Композиторлар берлегенең җаваплы секретаре, музыка белгече.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International