3 декабрьдә «Казан Арена» стадионында TAT CULT LAB / медиаарт ачылышы булачак

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

3-9 декабрьдә Казанда «Казан Арена» стадионы территориясендә TAT CULT LAB / медиаарт мультимедиа һәм фәнни-технология сәнгатенең беренче лабораториясе узачак. Чара  кысаларында арт-лабораториядә катнашучыларның проектларын тәкъдир итү һәм бушлай белем бирү лекцияләре булачак.

3 декабрь көнне 17.00 сәгатьтә TAT CULT LAB / медиаартның рәсми ачылышы була. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов һәм башкалар катнашачак.

Барлык лекцияләргә керү ирекле, алдан теркәлү буенча.

ММЧ вәкилләре игътибарына.

Аккредитация үтү өчен:

Tat CULT LAB лабораториясенең PR-менеджеры Диана Садреева, телефоны: +7 (917) 228-86-81

e-mail: tatcultpr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International