#ЩедрыйВторник – Бөтендөнья Хәйрия көне, аның төп максаты - хәйрия культурасы үсешенә яңа этәргеч бирү һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене игелекле эшләргә җәлеп итү. Бу көнне катнашучылар төрле игелекле эшләр кыла - хәйрия оешмалары файдасына акча җыя, волонтерлык акцияләре, интернет челтәрендә флешмоблар оештыра. #ЩедрыйВторник-коммерцияле булмаган оешмалар, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары, җирле берләшмәләр хезмәттәшлеге өчен ачык мәйданчык һәм дөньяда хәйриячелекне үстерү өчен яңа глобаль этәргеч.
#ЩедрыйВторник инициативасында сәяси булмаган оешмалар һәм шәхси затлар катнаша ала. Алар акция форматын, максатларын һәм акча җыю механизмын үзләре сайлап ала.
2016-17 елларда #ЩедрыйВторник инициативасына Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 1800 дән артык оешма кушылды, алар 3000нән артык хәйрия чарасы үткәрде. Катнашучылар тырышлыгы белән массакүләм мәгълүмат чараларында #ЩедрыйВторник турында 5000нән артык язма дөнья күрде, акция узган көннәрдә хәйрия оешмаларына юнәлтелгән иганә акчалары 2 тапкыр артты.
#ЩедрыйВторник Президент грантлары Фонды, Мәскәү шәһәренең иҗтимагый элемтәләр комитеты, «Все вместе» хәйрия җыены, Фандрайзерлар ассоциациясе, Донорлар форумы, «Благосфера», Социаль мәгълүмат агентлыгы һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды ярдәмендә үткәрелә.
2018 елда #ЩедрыйВторник 27 ноябрьдә үткәрелә. ЩедрыйВторник Инициативасы кысаларындагы чараларны 2018 елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә.