Кариев театры «Әкият палитрасы» фестивалендә җиңүче булды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле (реж. Ренат Әюпов) III Төбәкара яшь тамашачылар, яшьләр һәм драма театрлары фестивалендә “Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңүче булды. Куелышта төп рольне башкарган Булат Гатауллин махсус диплом белән бүләкләнде.

Фестиваль экспертлары спектакльне бик югары бәяләделәр.

Язучы, драматург, журналист Ольга Тургай: «Татарстанның Яшь тамашачы театры безне һәрвакыт шатландыра. Ел саен безгә яңадан-яңа, кызыклы эшләр алып киләләр. Без әле сезнең “Алмачуар” спектаклен хәтерлибез. Куян Эдвардны  да  озак оныта алмабыз. Спектакль сокландырды, нык режиссер кулы белән югары дәрәҗәдә куелган», - диде.

Фестиваль сәхнәсендә үз иҗатларын Башкортстан, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашия Республикаларыннан театр коллективлары тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International