Бүген ансамбль Татарстанның Сарман районы урта белем бирү мәктәпләре укучылары алдында чыгыш ясый.
Бу сезонда ансамбль Аксубай, Тукай, Теләче, Ютазы, Актаныш, Нурлат, Саба, Арча һәм Кайбыч районнары укучылары өчен музыка сәнгате дәресләрен үткәрде. Ансамбльнең чыгышлары зур популярлык казанды, алар балаларда музыка тоемлавын тәрбияли, татар музыка фольклоры үзенчәлекләренә өйрәтә.