2018 елның 2 декабрендә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы “Музей барыбыз өчен дә!” Бөтенроссия акциясенә кушыла. Чараның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын мәдәни тормышта катнашуга тигез хокуклар булдыру мәсьәләсенә җәлеп итү.
Акция «Инклюзив музей» проекты кысаларында үткәрелә. Проект физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны музей чаралары ярдәмендә социальләштерү һәм иҗади реабилитацияләү тәҗрибәсен үстерү максатын күздә тота.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре өчен махсус интерактив программа әзерләде. Алар өчен В.М.Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее, И.И.Шишкин музей-йорты, Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе, Н.А. Дурова музей-утары, Хәтер Музеена һ.б. бару оештырыла.
2018 елның 2 декабрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
Заявкалар 8(85557) 7-96-51 телефоны буенча кабул ителә.