21 ноябрь көнне Мәскәүдә инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатның тантаналы ачылышы булды. Россиянең 83 төбәгеннән 1100дән артык кеше 73 һөнәр буенча үз осталыкларын күрсәтте, алар арасында пешекче, тегүче, веб-дизайнер, фотограф, башлангыч сыйныф укытучысы, программист, массажист һәм башка һөнәр ияләре бар иде.
Татарстан Республикасын “Абилимпикс” чемпионатының төбәк этабында җиңгән 32 финалист тәкъдим итте. Катнашучылар төркемнәргә бүленеп көч сынашты.
“Фотограф-репортер” компетенциясе буенча безнең вәкилләр ике беренче урынны яулады: “Белгечләр” категориясендә - 41нче һөнәр көллияте укытучысы Галина Овчинникова, һәм “Мәктәп укучылары” категориясендә -физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172нче Казан мәктәбе укучысы Элина Байморатова. “Студентлар” категориясендә 41нче һөнәр көллияте студенты Игорь Глазырин икенче урынны алды.
“Агач эше” компетенциясе буенча Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумының “Сәнгать-бизәү эшләрен башкару” белгечлеге буенча 2 курс студенты Елизавета Ли чыгыш ясады. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ул өченче урынны алды.