Казанның «Время роста деревьев» спектакле «Маска Плюс»ның 2019 елгы программасы афишасына сайлап алынды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Спектакль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды тарафыннан оештырыла торган «АРТшәһәр-әзерлек» IV театр лабораториясе кысаларында куелган. Спектакльнең режиссеры - Регина Саттарова, драматург - Михаил Дурненков.

2019 елда Мәскәүдә XXV «Алтын битлек» фестивале узачак. Юбилей сезоны программасы бай эчтәлекле булырга охшый, аның әһәмиятле бер өлеше - конкурстан тыш проектлар, алар арасында «Маска Плюс» аерым урын алып тора. Үзенең афишасында  Россия шәһәрләреннән актуаль һәм стандарт булмаган спектакльләрне берләштергән программа 10 ел эчендә кызыклы вакыйгага әйләнде, аны театр тәнкыйтьчеләре күзәтеп тора, үзенең тамашачысы барлыкка килде.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда «Время роста деревьев» спектакле Санкт-Петербургта узган «Точка доступа» халыкара сәнгать фестивалендә катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International