Татарстан Республикасы Милли музеенда Әниләр көненә багышланган «Мин аналарга дан җырлыйм» дигән чара узачак

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

РФ Президентының 1998 елдагы Указы нигезендә, Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты – хатын-кызларга карата сакчыл мөнәсәбәт, гаилә традицияләрен саклау, әнинең һәр кеше тормышындагы әһәмиятен билгеләп үтү. Әниләр көне ел саен уздырыла торган бәйрәмгә әверелде. Хатын-кызга  хөрмәт һәрвакытта да зур булган, чөнки ул - яңа тормыш чыганагы.

25 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда Әниләр көненә багышланган «Мин аналарга дан җырлыйм» дигән чара узачак.

11.00 сәгатьтә «Өйгә таба юл» дигән мәчеләр күргәзмә-акциясе үз эшен башлап җибәрә, аны «Зоозабота» хәйрия оешмасы үткәрә. Күргәзмәдә мәчеләр белән танышырга, аларны тәрбияләү үзенчәлекләрен белергә һәм яңа дус табарга мөмкин. Программада - ветеринария табибы чыгышы, рәсем ясау, мехенди, аквагрим буенча мастер-класслар, фото һәм рәсем күргәзмәләре. Шулай ук приютта яшәүчеләр өчен азык җыю чарасы оештырылачак.

Татарстан Республикасы Милли музее заллары буенча теләге булган һәркем өчен «100 адым элек» дигән мавыктыргыч квест-уен үткәреләчәк. Конференц-залда 12.00 сәгатьтән башлап татар хоры концерты узачак, 13.00 сәгатьтә караоке яратучылар өчен «Җырлыйк, дуслар» интерактив чарасы була.

Көн дәвамында кунаклар өчен «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, чүпрәк курчаклар, керамик эшләнмәләр ясау буенча мастер-классларда катнашырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 292-89-84

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International