12 илдән эзтабарлар һәм хәрби тарихчылар «Фронт портреты. Солдат язмышы» проектының нәтиҗәләре узачак

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

«Фронт портреты. Солдат язмышы» проектының башлангыч нәтиҗәләре «Солдат язмышы: архив тикшеренүләре теориясе һәм практикасы» исемле халыкара конференциясендә билгеле булачак. Әлеге чара 23-24 ноябрьдә РФ Иҗтимагый палатасында 12 илдән эзтабарлар һәм хәрби тарихчылар катнашында  узачак.

«Фронт портреты. Солдат язмышы» проекты 2017 елда старт алды. Аны Җиңү музее «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» белән берлектә гамәлгә ашыра. Җиңү музеенда Бөек Ватан сугышы фронтларында иҗат ителгән 248 портрет саклана. Мондый эшләрдә, гадәттә, сугышчы фамилиясе һәм хәрби исеме генә күрсәтелгән була. «Россиянең эзтабарлар хәрәкәте» Кызыл Армия сугышчылары һәм командирларының шәхесен ачыклый, аларның туганнарын эзли һәм җыелган мәгълүматны, рәсемнәр күчермәләрен тапшыра.

Хәзерге вакытта «Җиңү территориясе» проектына Җиңү музееның төбәк филиаллары кушылды. Бу музейлар эзләнү хәрәкәтенә 80нән артык портрет тапшырды.

Татарстан Республикасы Милли музее 20гә якын рәсем тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International