Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестиваленең йомгаклау концерты булачак

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

27 ноябрь көнне 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестиваленең йомгаклау «Яхин Гала»  концерты булачак.  СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Яхинның җырларын һәм романсларын Россия һәм татар эстрадасының  күренекле җырчылары – Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова, Алинә Шәрипҗанова; Динар Шәрәфетдинов, Зәрина Вилданова, Илгиз Зәкиев һәм Илүсә Хуҗина башкара.

Концертта Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры  һәм La Primavera Казан камера оркестрыннан торган, «Яхин-Гала» өчен махсус тупланган эстрада-симфония оркестры уйный. Дирижер – Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Сергей Васильев. Яңгырашы буенча гадәти булмаган әлеге оркестр Рөстәм Яхин романсларына эстрада-джаз төсмере өсти. Композиторның популяр җырлары, романслары, сирәк башкарылучы һәм киң танылмаган әсәрләре яңа, көтелмәгән аранжировкаларда яңгырый.

Концертны Әмир Әхмәдишин һәм Марина Ясельская алып бара. ММЧ вәкилләренә аккредитация үткәрү 89053126758 телефоны һәм  press@tatfil.ru электрон  адресы буенча (Зимфира Гыйльметдинова).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International