2018 елның 1 октябрендә Россиядә яңа истәлекле урыннар идеяләренә багышланган «Мәдәни эз» конкурсы старт алды. Теләгән һәр кеше, яше, белем һәм яшәү урынына карамастан, сәнгать объекты уйлап табып, проектның культслед.рф сайтында гариза бирә, җиңү яулаган очракта ул ил картасында үз эзен калдыру мөмкинлеге ала. Эксперт советы конкурска җибәрелгән эшләрне бәяли һәм конкурс нигезендә профессиональ рәссамнар тарафыннан ел дәвамында тормышка ашырылачак 5 проектны сайлый.
«Мәдәни эз» проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Президент грантлары фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме белән оештырыла.