2018 елның 19 ноябрендә 13.00 сәгатьтә мәгълүмати материалларның структурасын һәм контентын формалаштыру максатыннан проекттагы хезмәттәш төркемнәр өчен киңәшмә үткәреләчәк.
“Татарстан Республикасына килүче мигрантларны мәгълүмат белән тәэмин итү” проекты эшче мигрантларга социаль яктан адаптация һәм интеграция барышында булышлык күрсәтү максатын күздә тота. Проект кысаларында мигрантлар өчен мәгълүмати материаллар эшләү, бастырып чыгару һәм аларны Татарстан Республикасына килү урыннарында тарату каралган.
Киңәшмә үткәрү урыны: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 61 йорт, 3 кат (Татарстан Республикасындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты).