К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыены булды

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

2018 елның 20 ноябрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт театрында  ТАССР Югары Советының беренче чакырылышына 80 ел тулуга багышланган республика җәмәгатьчелеге җыены булды. Әлеге театр бинасы  тантаналы җыелыш үткәрү урыны итеп очраклы гына сайланмады: нәкъ менә биредә ТАССР Советының I Съезды узган булган.

Театр фойесында «Татарстан Югары Советы: кешеләр, вакыйгалар, фактлар» күргәзмәсе эшләде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларыннан, шул исәптән, депутатларның гаилә архивларында сакланган уникаль документлар һәм фотографияләр, истәлекле бүләкләр тәкъдим ителде.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М. Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, ТАССР Югары Советының X-XII чакырылыш, Дәүләт Советының I-V чакырылыш депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятие һәм оешма җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм сәяси партия вәкилләре, Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройлары, җәмәгатьчелек катнашты.

ТР Милли музее матбугат хезмәте телефоны - (843) 292 32-18.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International