Г. Камал театрында «Бию пәрие» спектакле премьерасы

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

21 һәм 22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Зур сәхнәсендә "Бию пәрие" спектакленең премьерасы була. Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.

Спектакльне кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсенә әзерләнгән тамашадан соң туган. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән тормышын биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язуын сораган. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күпсанлы тамашачылар спектакльне театрның репертуарына кертүне сорады. Илгиз Зәйниев пьесага яңа күренешләр өстәгәч, җәй көне репетицияләр башланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International