В.И.Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театры сәхнәсендә Евгений Вахтангов исемендәге академия театрының «Дядя Ваня» спектакле күрсәтелде

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрь көнне В. И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында Евгений Вахтангов исемендәге академия театрының «Дядя Ваня» спектакле белән Беренче театр фестивале ябылды. Римас Туминас куелышындагы  әлеге спектакльдә Сергей Маковецкий, Людмила Максакова, Владимир Симонов, Владимир Вдовиченков, Анна Дубровская катнашты.

9 октябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Качалов театрының төп һәм Кече сәхнәләрендә, фестивальнең  «Авторлык театры. Рус классикасына караш» дигән концепциясенә туры килерлек итеп, Россия театр сәнгате осталарының рус классик әдәбияты әсәрләре буенча куелган спектакльләре күрсәтелде.

Фестиваль кысаларында, төп программадан  тыш, мастер-класслар, иҗади очрашулар, режиссерлар Юрий Бутусов, Михаил Бычков, Александр Славутский, Лев Эренбург, театр тәнкыйтьчесе Борис Любимов, Вахтангов исемендәге театр директоры Кирилл Крок катнашында түгәрәк өстәлләр узды. Офф-программа чаралары кече сәхнәдә һәм театрның зур репетицияләр залында булды. Аларга керү ирекле иде һәм анда театр эшлеклеләре, педагоглар һәм театраль уку йортлары студентлары катнашты.

Беренче Качалов фестивале Республика мәдәни тормышының иң якты вакыйгаларының берсенә әверелде, Россия театр җәмәгатьчелеге арасында зур кызыксыну һәм резонанс уятты, театр тамашачылары һәм җанатарлары, профессиональ бергәлек өчен дә иҗади дискуссияләр һәм фикер алышу мәйданчыгы булды.

Әлеге рус драма сәнгате фестивален үткәрү идеясе моннан 20 ел элек Россиянең иң борынгы театрларының берсенә иҗат җитәкчесе буларак Александр Славутский килгәч туган. Максаты – Казан тамашачысын Россия репертуарының иң яхшы казанышлары белән таныштыру. Фестиваль идеясе республика җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Театрның тарихи бинасын реконструкцияләгәннән соң гына, фестивальне лаеклы итеп уздыру мөмкинлеге туды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International