Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Италиянең опера һәм эстрада җырчысы Валерио Сарджи һәм опера җырчысы Анна Мурадян чыгыш ясаячак

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 22 ноябрендә 18.00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры белән Италиянең опера һәм эстрада җырчысы Валерио Сарджи (тенор/Италия) һәм яшь опера җырчысы Анна Мурадян (сопрано/ Санкт-Петербург) чыгыш ясаячак.

Концерт программасында: Дж.Россини, Дж.Пуччини, Р. Яхин, Ф.Шуберт, Дж.Верди, Ч. Биксио, Н.Паганини, Р. Леонкавалло, Э. Капуа әсәрләре һәм башка неаполитан, әрмән җырлары.

O sole mio концерт программасы «Анатолий Шутиков тәкъдим итә» 3нче Абонементы кысаларында узачак.

Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры - Татарстанның әйдәп баручы коллективларының берсе. Быел ул үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Оркестр репертуары халык музыкасы белән генә чикләнми, аның башкаруында рус һәм чит ил классикасы, XX гасыр композиторларының танылган әсәрләре, шул исәптән,  Татарстан композиторлары көйләре дә яңгырый.

Аккредитация өчен телефон: 89053126758 (Зимфира Гыйльметдинова)

Эл.адрес – press@tatfil.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International