2018 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләр бүлегендә (Казан, К. Маркс ур., 36нчы йорт) инглиз телендә аралашу клубының яңа сезоны ачылды.
Бу сезонда беренче очрашу клуб әгъзалары белән танышудан башланды, алар арасында яңа катнашучылар да бар. Клубның модераторы - Казан дәүләт тикшеренү технология университетының (КНИТУ–КХТИ) чит телләр кафедрасы укытучысы, Төньяк Каролина штатыннан килгән София Шварц.
Китапханә хезмәткәрләре клуб эшендә актив катнаштылар. Алар «Татарика» уникаль фондының әдәбият бүлегендә Татарстан, Казан, татар халкы мәдәнияте турындагы документларны үз эченә алган чит телләрдәге әдәбият булуына игътибар юнәлттеләр.
Татарстан мәдәнияте белән танышу ТАССР һәм Россия Федерациясенең атказанган рәссамы һәм сәнгать эшлеклесе Харис Якупов (1919-2010 ) иҗатына багышланган инглиз телендәге презентация барышында дәвам итте. Катнашучылар 300дән артык эше булган оста турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңлады. Очрашу инглиз телендә, җылы һәм дустанә атмосферада, актив әңгәмә форматында узды.
Теләгән һәркемне клуб эшендә катнашырга чакырабыз. Монда яңа белемнәр үзләштерү, инглиз телендә сөйләшүне камилләштерү, яңа дуслар табу мөмкинлекләре бар.
Белешмә өчен телефоннар: 292-25-20, 292-50-49.