12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә «Ленфильм» киностудиясендә «Ленфильм-клуб» проекты кысаларында Татарстан кинематографистлары тарафыннан 2018 елда төшерелгән “Тернистый путь” дигән тулы метражлы документаль фильм күрсәтеләчәк.
44 минутлык әлеге документаль фильм татар академия театрының баш режиссеры Гомәр Гыймран улы Исмәгыйловның –ГИТИСның беренче 1935 елгы чыгарылыш студенты, татар театрын профессиональ торгызуга зур өлеш керткән шәхеснең - тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Соңыннан Гомәр Исмәгыйлевның иҗади юлы Кырым-татар музыка-драма театры белән бәйле була.
Татарстанның документаль-биографик фильмы 9 ноябрь көнне Симферополь шәһәрендә күрсәтелде инде. Россия Федерациясе халыкларының милләтара бердәмлеген ныгытуга багышланган «Дөньяны өйрәнүче кеше» исемле 10 нчы юбилей кинофестивалендә «Тернистый путь» фильмына кинофестивалне гамәлгә куючы дипломы һәм Кырым Республикасы мәдәният министрлыгының махсус бүләге тапшырылды.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге татар җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша һәм төбәктә яшәүче татарлар арасында милли мәдәниятне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә.