Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе хезмәткәрләре Халыкара Парадельфия уеннарында тифлокомментатор булды

2018 елның 17 ноябре, шимбә

2018 елның 11-17 ноябрендә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендә II Халыкара Парадельфия уеннары узды. Уеннарга 22 илдән, шул исәптән, Россиянең 52 төбәгеннән, мең ярымнан артык катнашучы килде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать өлкәсендәге казанышлары буенча  инклюзив ярышлар 12 мәйданчыкта, 29 номинациядә үтте: музыка, сынлы сәнгать, аудиовизуаль, театр, хореография һәм цирк сәнгате, әдәбият һәм ишарәле  җыр.

Ярышларга чакырылган белгеч-тифлокомментаторлар сыйфатында Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә хезмәткәрләре катнашты. Югары категорияле тифлокомментаторлар Гөлүсә Закирова һәм Айсылу Вәлиева ярышлар узган төрле мәйданчыклардан,  бүләкләү һәм ябылу тантаналарыннан, музей экскурсияләреннән, концертлардан турыдан-туры тифлоаңлатмалар алып барды.

- Халыкара Парадельфия уеннарында тифлокомментарий  алып баруны безгә ышанып тапшырулары өчен чиксез рәхмәтлебез. Без, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең барлык каршылыкларны җиңеп, зур уңышларга ирешүен, бөтен дөньяга үз сәләтләрен һәм чиксез мөмкинлекләрен күрсәтүләренә багышланган зур бәйрәмдә катнаштык”, - дип сөйләде тәрҗемәчеләр.

         Китапханәнең матбугат хезмәте: 89033438746.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International