Бүген Казанның Кабан күле яр буенда күренекле татар дин эшлеклесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелганнарны Мәүлид ән Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәд туган көн белән котлады. «Бу көнне без татар халкының бөек улы – дин галиме һәм фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл ачабыз. Ул үз хезмәтләре белән татар халкы мәгърифәтенә зур өлеш керткән. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә», - дип белдерде ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев үз чиратында билгеләп үткәнчә, Шиһабетдин Мәрҗани – хезмәтләре әле тагын бик озак еллар өйрәнеләчәк бөтен дөньяга мәгълүм шәхес. «Шиһабетдин Мәрҗани – безнең горурлыгыбыз, халкыбызның байлыгы. Аның турында күбрәк сөйләргә, кешеләрне аның күпкырлы эшчәнлегенең бөтен яклары, тарихка керткән өлеше белән таныштырырга кирәк. Бигрәк тә бу бүген, Казанга туристлар агымы арткан көннәрдә, актуаль», - диде Минтимер Шәймиев.
Скульптура Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 елны бәйрәм итү кысаларында куелды. Һәйкәл бөек татар скульпторы Баки Урманче проекты буенча ак мәрмәрдән эшләнгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.