2018 елның 5-11 ноябрендә Казанда күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевның иҗатына багышланган театр декадасы узды. Анда Татарстаннан – 5, Хакасия республикасыннан 1 коллектив катнашты. Спектакль Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (Кече һәм Зур зал) һәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды. Фестивальдә барлыгы 7 спектакль күрсәтелде. Декада вакытында килгән тамашачылар саны 2 343 кеше җитте.