Заманча этносәнгать музеенда Марина Цветаева иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

22 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Заманча этносәнгать музеенда «Я – жизнь, пришедшая на ужин…» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Проектны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм "Грани" халык иҗатын үстерү фонды.

Күргәзмәнең исеме - Марина Цветаеваның соңгы шигырендәге юллар. Язмышының һәр вакыйгасына  шагыйрьнең әдәби  яктан кайтавазы бар, рәссамның - визуаль җавабы. Бу күргәзмә проекты – рәссамнар Светлана Ланшакова һәм Марина Гурованың дөньяда иң күренекле шагыйрьләрнең берсе булган Марина Цветаеваның тормыш юлын рәсемнәр аша күрсәтү омтылышы.

Проект өч өлештән тора. Беренчесендә Светлана Ланшакова эшләренең ике сериясе тәкъдим ителгән. 80нән артык офорт Цветаева тормышының туганнан алып фаҗигале һәлакәтенә кадәр иҗади мирасы турында хикәяли.

Икенче өлеше - «Рильке. Элегия для Марины» - күргәзмәгә килүчеләр игътибарына Марина Гурованың графика иҗаты  тәкъдим итә.  Экспозиция  ХХ гасырның ике бөек шагыйре Марина Цветаева һәм Райнер Мария Рилькега  багышлана.

Проектның өченче өлешендә  Марина Гурованың  ике күләмле абстракт рәсеме һәм Светлана Ланшакованың офортлары тәкъдим ителгән.

Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (85557) 7-89-89.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International