Татарстанның Табигать тарихы музеенда урман вакыйгалары

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

24 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстанның Табигать тарихы музееның лекцияләр залында Виталий Бианканың «Репортаж со стадиона Жукамо» китабы мотивлары буенча интерактив дәрес үткәрелә.

Сезне планетаның иң күпсанлы җан ияләре дөньясына сәяхәт кылырга чакырабыз. Урамда карлы һава торышы булуына да карамастан, чарага килгән һәркем бөҗәкләр белән тулы җәй айларына кире әйләнеп кайтачак. Виталий Бианканың «Репортаж со стадиона Жукамо» китабы  безгә коңгызлар турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк. Ә синтетик сумалада саклана торган бөҗәкләрне микроскоп һәм зурайткыч пыяла аша карап өйрәнергә була.

Димәк, «Жукамо Стадионы»нда очрашканга кадәр!

Килегез! Бик кызык булачак! Урыннар саны чикләнгән!

Алдан язылу өчен телефон: (843) 567-80-37, 567-80-35

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International